Чаллы мэры юл эшләрен сентябьгә тәмамларга кушты
«Яңгырлар яуганда ял итәрбез», - ди.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев барлык юл эшләрен 1 сентябрьгә кадәр төгәлләргә кушты. «Яңгырларга эләгүең бар», – ди. Шуңа бәйле рәвештә бу атнада тырышып эшләргә киңәш итте ул. Аеруча «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелүче комплексларда.
«Автомобиль юллары предприятиесе» генераль директоры Марат Анисимов белдерүенчә, һава торышы эш барышына үз төзәтмәләрен кертә, әмма эшчеләр ял һәм бәйрәмнәрсез эшли. Шуңа да карамастан, 12 һәм 25нче комплекслар буенча юл эшләрен сентябрьгә күчерергә мәҗбүр.
«Беркем дә яхшы һава торышын вәгъдә итмәде. Августта һава торышы яхшы булачагына гарантия кайда? Һава торышына яраклашырга һәм өлгерергә кирәк. Бу атна коры булачак. Шуңа күрә шимбә, якшәмбе көннәрендә дә эшкә чыгыгыз – бу гадәти хәл. Без якшәмбе көнне эшкә чыгабыз бит. Яңгырлар булганда ял итәрбез», – ди мэр.
«Безнең ишегалды» программасыннан тыш, шәһәрдә Яшьлек проспекты, Маршал Жуков урамы, Боровецк күпере ремонтлана. Шулай ук Орлов урамында, беренче автомобиль юлында һәм Магистральная урамында да эшләр бара.
«ПАД» МУП фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев