Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры капиталь ремонтны иртәрәк төгәлләргә кушты

«Көн аралаш яңгырлар», - ди.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев күп фатирлы йортларда капиталь ремонтны 1 октябрьгә кадәр төгәлләргә кушты. Быел шәһәрдә 122 йорт төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта эшләр 102 йортта бара. 26 йортта түбә ябалар, 30нда фасадларны ясыйлар. 

– Бездә май ае нинди икәнен күреп торасыз – көн аралаш яңгырлар. Агросәнәгать комплексы, игеннәр өчен мондый һава торышы бик әйбәт, әмма түбәләрне ремонтлау өчен уңайлы түгел. Без капиталь ремонтны 1 октябрьдән соңга калмыйча тәмамлый идек.Быел да шулай булырга тиеш. Сентябрьдә җылылык сезоны башлана», – ди мэр.

Ремонт «Лифт – Строй Компания», «Основа» СК, «ВолгоПромСтрой» компанияләре башкара. Финанслау суммасы – 2 млрд сумнан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев