Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Лисичанскта күргәннәрен сөйләде

«Аларның нинди шартларда яшәвен күреп, тормышның кадерен яхшырак белә башлыйсың», - диде шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Лисичанскка командировкадан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

"РФ Президенты карары белән, Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрен Татарстан шефлыкка алды. Моны истә тотып, без әлеге шәһәрдә яшәүчеләргә төрле яклап ярдәм итәбез. Эшмәкәр Рөстәм Гатин «Кыр кухнясы» булдырып, урындагы халыкны кайнар ризык белән тукландыра. Алар чын геройлар. Без аларга Чаллыдан 6-7 млн сумга азык-төлек җибәрәбез. Лисичансктагы 30 мең халык: өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар утсыз, сусыз, газсыз –  бик авыр шартларда яшиләр. Аларның көнкүрешен күреп, тормышның кадерен яхшырак аңлый башлыйсың. Без Лисичанск халкына 155 тонна гуманитар ярдәм җибәрдек. 20-25 декабрьдә кабат озатабыз. Әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Без җыеп җибәргән әйберләр мохтаҗларга барып ирешә. Моны мин үз күзләрем белән күрдем. Мобилизацияләнгән егетләрне «Энергетик» мәдәният сарае яныннан озатканда: «Гаиләләрегезне ташламыйбыз», – дип вәгъдә бирдем. Бүгенге көндә аларның балалары мәктәптә бушлай туклана, балалар бакчаларына, түгәрәкләргә, секцияләргә бушлай йөри, җәмәгать транспортында йөрү өчен акча бирелә, кайбер салымнарны да түләми. Боларга тагын бер ярдәм чарасы өстәлде: мобилизацияләнгән ирләрнең яңа туган балалары өчен хатыннарына хәзер 100 мең сум акча да бирәбез. Ике бала туды инде. Тагын 28 хатын әни булырга әзерләнә. Акча баланы роддомнан алып чыкканда тапшырыла", - диде Наил Мәһдиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт