Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры машина төзүчеләрне бүләкләде

Мэр кулыннан 23 кеше дәүләт бүләкләре алды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев тантаналар сараенда машина төзүчеләр көне уңаеннан бер төркем шәһәрдәшләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Без Россия Федерациясенең автомобиль башкаласы, легендар КАМАЗ машиналарының ватаны булып саналабыз. Теләсә нинди Россия шәһәре үзенең мәйданында автогигант эшләве белән горурланыр иде. Мондый бәхетле язмыш безгә эләкте», – диде ул шәһәрдәшләрне бәйрәм белән котлап. 

Мэр кулыннан машина төзелеше тармагы үсешенә зур өлеш керткән 23 хезмәткәр дәүләт бүләкләре алды.

«КАМАЗ» ГАҖның Кою заводы  көйләүчесе Валерий Медведевка – «Россия Федерациясенең мактаулы металлургы» исеме,  автогигантның логистика департаменты баш диспетчеры Вәсим Хәлиуллинга – РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы, Кою заводының баш белгече Валентина Шельминага Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен медале, «ЦЕНТР» предприятиесе башкарма директоры Рәшид Мәхмүтовка Чаллы мэрының рәхмәт хаты тапшырылды. 

Мэрның рәхмәтенә «ТРАК ПЛЭНЕТ» предприятиесе генераль директоры Алексей Рязанов, «РОСТАР»  предприятиесе көйләүчесе Динар Васильев, «Ремдизель» заводы көйләүчесе Анатолий Телега лаек булды.

«КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре Николай Кудряшовка, Гөлфия Нуриевага, Гайфетдин Нуртдиновка «Татарстанның атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде. 

Шәһәрнең төрле предприятиеләрендә тырышып эшләүче   Илдар Әхмәтшин, Марат Әхсәнов, Александра Величко, Ринат Галиуллин, Наталья Долбня, Андрей Казаков, Юрий Кузов, Альберт Сафин, Евгений Стихнин, Руслан Фәхриев, Екатерина Фёдорова, Ахлат Ханнанов, Ратмир Хайруллин башкарма комитетның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Сүз уңаеннан, Чаллыда сәнәгатьнең 77 проценты машина  төзелеше тармагына туры килә. Бу өлкәдә 50 меңнән артык кеше эшли.  

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАМАЗ машина төзүчеләр көне Чаллы мэры