Чаллы мэры роддомнан 60 сабыйны каршы алды
«Чаллы үзенекләрне ташламый», - диде ул.
Шәһәр советы сессиясендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең чыгышын махсус хәрби операция темасыннан башлап җибәрде.
"Меңләгән егет махсус хәрби операция зонасында бурычын үти, батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтә. Чаллы үз егетләрен ташламый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә бер тоннадан артык шефлык ярдәме җибәрелде. Махсус хәрби операция халыкны берләштерде", - диде ул.
Шәһәр 2076 хәрбинең гаиләсенә дә даими ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә 60 бала туды. Аларга 100 мең сум акча һәм бүләкләр бирелә.
Наил Мәһдиев тәкъдиме белән махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев