Чаллы мэры: «Мин моңа катгый рәвештә каршы»
Ул ТР Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать әзерләргә кушты.
2025 елның 1 мартында гамәлгә кертелгән канун нигезендә күпкатлы йортларда спиртлы эчемлекләр сату вакыты чикләнде. Хәзер аны кичке сәгать 10ннан иртәнге 10га кадәр сатарга ярамый.
Кызганыч, лицензиясез оешмалар арасында спиртлы эчемлекләрне сату буенча таләпләрне үтәмәүчеләр бар. Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу юнәлештә таләпләрне катгыйлатырга кушты. Ул шулай ук күпфатирлы йортларда спиртлы эчемлекләр сатуга карата үз фикерен белдерде.
«Мин моңа катгый рәвештә каршы. Күпфатирлы йортларда спиртлы эчемлекләр сатылмаска тиеш. Кирәк кеше аны кибеттән дә барып ала», – диде ул.
Ул ТР Дәүләт Советы депутатларына торак йортларда спиртлы эчемлекләрне сатуны тыюны сорап мөрәҗәгать әзерләргә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев