Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Мин шлагбаум яклы»

Ул Табеев исемендәге яр буеның җәяүлеләр өчен икәнлеген искәртте.

Социаль челтәрләрдә Чаллының Фикрәт Табеев исемендәге яр буена шлагбаум куелуга каршы видео чыккан иде. Янәсе, кешеләр машина белән яр буена төшә алмыйлар. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу мәсьәләгә карата үзенең фикерен белдерде. Аның әйтүенчә, анда машиналар йөрергә тиеш түгел. 

«Мәйдан янында машина кую урыны бар. Табеев исемендәге яр буе җәяүлеләр өчен. Мин биредә шлагбаум кирәк дигән шәһәрдәшләр яклы. Казанда да, Мәскәүдә дә яр буйларында транспорт юк», – диде ул. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Набережные Табеева Шлагбаум