Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«50 мең кешене автобусларда гына йөртеп булмый»

Җәмәгать транспорты мәсьәләсен ничек хәл итәргә?

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр советы сессиясе утырышына җәмәгать транспорты үсеше буенча чыгыш әзерләргә тәкъдим итте. Ул Мәләкәс аръягы микрорайонында яңа трамвай юллары төзүнең беренче этабы буенча проектның әзер булуын әйтте. Тик финанс чыганаклары билгеләнмәгән. Киләчәктә бу микрорайонда яшәүчеләр саны 50 меңнән артыр дип көтелә.

"Автобуслар белән генә 50 мең кешене йөртү мөмкин түгел", - диде мэр.

Ул ел ахырына Чаллыга 44 зур автобус алыначагын да әйтте. Ел башында 46 автобус кайтарылды инде. Шәһәр җитәкчеләре автобуслар санын 250-260ка җиткерергә планлаштыра. 

"Автобуслар алып кына җәмәгать транспорты мәсьәләсен тулысынча хәл итеп булмый. Техника халыкка тиешенчә хезмәт күрсәтсен өчен база булдырырга кирәк", - дип искәртте Наил Мәһдиев. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт трамвай юл зур автобуслар