Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелешен карады

Аның кушуы буенча мәчеттә лифт та булачак.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты. Ул шунда ук башкарма комитет җитәкчесе  Фәрид Сәлахов һәм төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. 

Хәзерге вакытта бинаны мәрмәр белән тышлыйлар, тәрәзә витражлары куела. Шулай ук ике зур манараны урнаштырырга әзерләнәләр. Бинаның эчендә вентиляция системасы куелган.

Мэр кушыу буенча мәчеттә лифт та булачак. Бу физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә мәчеткә кереп гыйбадәт кылу мөмкинлеге бирә.
Наил Мәһдиев мәчетнең бөтен катларын, шул исәптән подвалны да карады. Киләчәктә подвалда конференц-зал булачак. 

Мөхтәсибәт вәкилләре әйтүенчә, бүгенге көндә Җәмигъ мәчете янындагы бинада 100ләгән кеше Ислам дине сабаклары ала.
Шәһәр җитәкчесе мәчет янынын төзекләндерү буенча да күрсәтмәләр бирде. 

Фотолар хакимиятнең  рәсми сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам Чаллы мэры