Бу хакта үзе хәбәр итте.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Татарстан делегациясе составында махсус хәрби операция зонасына барды. Делегация вәкилләре «Север» десантчылар төркемен яңа ел бәйрәме белән котлап бүләкләр тапшырдылар.
– Безнең делегация хәрбиләргә 3 автомобиль һәм техника, азык-төлек, генераторлар, ноутбуклар, төзелеш материллары, җиһазлар – барлыгы 13 «КАМАЗ» гуманитар йөк тапшырдык, – дип хәбәр итте Наил Мәһдиев үзенең телеграмм каналында.
Җитәкчеләр хәрбиләр белән сөйләшкәннәр. Бергәләп чәй эчкәннәр. «Хәрбиләребезгә хезмәтләре өчен рәхмәт әйттем. Ярты миллионлы Чаллы халкыннансәлам тапшырдым», – ди мэр.
Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.
Нет комментариев