Чаллы мэры: «Электр самокатлары прокатка бирелмәячәк!»
635
0
Чаллы федераль кикшеринг операторын шәһәргә кертмәде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев юл хәрәкәте иминлегенә багышланган киңәшмәдә электорсамокатлар мәсьәләсенә тукталды.
«Илебез дәрәҗәсендә төгәл, аңлаешлы норматив база, тиешле инфроструктура булмыйча Чаллыда электросамокатларны прокатка бирү мәсьәләсе буенча бернинди карар кабул ителмәячәк. Без балалар һәм зурларның гомерен куркыныч астына куя алмыйбыз. Илебездә электросамокатларга бәйле юл-транспорт һәлакәтләре елдан-ел арта. Безгә кешеләрнең гомере кадерле. Шуңа күрә Россия дәрәҗәсендә төгәл кагыйдәләр гамәлгә кергәнне көтәбез», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Чаллыга электросамокатларны прокатка бирү буенча федераль кикшеринг операторы кермәкче иде. Әмма башкарма комитет җитәкчелеге каршы чыкты. Үз вакытында моның өчен Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков мэр Наил Мәһдиевка рәхмәт әйтте.
«Чаллы – кикшеринигны кертмәүче Россиядә бердәнбер шәһәр. Калган шәһәрләр хәзер борчуда. Җенне шешәдән чыгардылар, кире кертә алмыйлар», – дигән иде ул узган ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев