Чаллы мэры Наил Мәһдиев госпитальдә дәваланучы ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев госпитальдә дәваланучы ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлады

Очрашуда 94 яшьлек тыл хезмәтчәне шигырь сөйләп сокландырды.

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучы ветераннарны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. 

Ул 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Лысак белән сөйләште. Сугыш вакытында Валентин Иванович авиация частендә моторист булган. Наил Мәһдиев: «Ул – барыбыз өчен дә батырлык һәм кыюлык үрнәге», – дип ветеранга Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен рәхмәт әйтте. 

Ул Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән открытка һәм бүләкләр тапшырды.

94 яшьлек тыл хезмәтчәне Елена Гуреева бәйрәм уңаеннан шигырь сөйләде. Аның чыгышы сокландыргыч булды. 

Ветераннарга «Энергетик» мәдәният сарае артистлары концерт күрсәтте. 

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация Бөек Ватан сугышы Батырлык Күз яшьле бәйрәм

Нет комментариев