Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Инвалидларга һәм аларны тәрбияләүчеләргә беренче чиратта җылы мөнәсәбәт кирәк»

Инвалидлар ункөнлеге башланды

3 декабрь – халыкара инвалидлар көне.  Шул уңайдан ункөнлек кысаларында шәһәрдә төрле чаралар үткәрелә.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов әйтүенчә, 2024 елның 1 декабрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 2154 физик мөмкинлеге чикле бала һәм 32 576 зур кеше социаль ярдәм ала. Инвалидларның 57 процентын хатын-кызлар, 43 процентын ир-атлар тәшкил итә. 

Шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикле балаларга белем һәм тәрбия алу өчен уңайлыклар тудырылган. Мәсәлән, 131 балалар бакчасында 1 894 бала тәрбияләнә. Аларның 529ы инвалид бала. 3 учреждениедә 14 инклюзив төркем эшли. 

Чаллыда инвалидлар ункөнлегенә 3 декабрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда старт бирелә. «Кыңгыраулар вакыты» гамәли-кулланма күргәзмәсе, «Ак таяк» һәм «Һәрвакыт булсын кояш» иҗат фестивале, физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның шәһәр спартакидасы оештырыла. Спартакиадада 140тан артык кеше катнашыр дип көтелә. Инвалидлар армрестлинг, өстәл теннисы,  шахмат, шашка, дартс һәм  бочча буенча  көч сынашачаклар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла. 

Ункөнлек кысаларында «Балалар шәфкатьлелек ордены» оешмасы инвалид балаларның өйләренә барып мастер-класслар, «Өйдә музей» дип исемләнгән күчмә экскурсия үткәрә. 

 «Табиблар  ялгыз, эшли алмый торган инвалидларны өйләренә барып карыйлар», – диде Винер Хәмит улы. 

Инвалидлар яши торган йортларның подьездларына шәһәр бюджеты акчасына пандуслар, тотынып йөри торган җайланмалар куела, җир асты кичүләре, юллар махсус җиһазлана. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев инвалидлар ункөнлеге кысаларындагы чараларны ихлас оештырырга кушты.

«Безнең гаилә инвалид тәрбияләүнең нинди авыр эш икәнен яхшы белә. Әнием белән 13 ел урын өстендәге әтине карадык. Чараларның саны түгел, физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләргә уңай мөнәсәсбәт мөһимрәк. Аларга карата җылы, дустанә мөнәсәбәт булырга тиеш. Барыбыз да игелекле чараларда катнашыйк», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы