Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев кемнәргә рәхмәт әйтте?

«Чаллы халкы эшли дә, ял да итә белә» – ди ул.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә Сабантуе бәйрәмен уздыруга зур өлеш керткән кешеләргә рәхмәтен белдерде. 

– Халкыбызның милли бәйрәме эчтәлеге һәм формасы буенча югары дәрәҗәдә узды. Анда 90 меңләп кеше катнашты. Оештыручылар мин куйган бурычларның барысын да тулысынча үтәделәр. Аллаһка шөкер, бәйрәм вакытында күңелсез хәлләр, җинаятьләр булмады. Эчке эшләр идарәсе, шәхси сак хезмәтенә, «Форпост» хезмкәткәрләренә җәмәгать тәртибен тәэмин иткән өчен рәхмәт. 

Сабантуе үзенчәлекле бәйрәм. Без аны матур итеп уздырдык. Чаллыда 80ннән артык милләт вәкиле дус яши. Бәйрәмдә моны да күрсәтә алдык. Бу да Чаллының көндәшлеккә сәләтле шәһәр икәнен күрсәтте. Без дус һәм тату булганда гына көчле. 

Безне аңлап финанс ярдәме күрсәтүчеләргә дә рәхмәт. Без балалар өчен төрле уеннар оештырып, бүләкләр бирә алдык. Бәйрәм югары дәрәҗәдә узсын өчен авыл өйләрен ясаучылар, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен оештыручылар берничә тәүлек йоклый да алмаганнардыр. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Кунакчыл Чаллы халкы тагын бер кат эшли дә, ял да итә белүне раслады, – диде ул. 

Чаллы Сабан туе турында тулы язманы «Шәһри Чаллы» газетасының киләсе саныннан укырсыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы Сабан туе