Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Кирәк булса, хәрбиләргә ярдәм итү өчен соңгы күлмәкне салып бирербез»

Ул район башлыкларына хәрбиләрнең гаиләләрен борчыган мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә кушты.


Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнашуы турында хакимияттә узган дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде.

Аның әйтүенчә, бер тапкыр бирелә торган 1,5 млн сум акча – Россия Хәрби көчләре белән контракт төзергә теләүчеләр өчен зур ярдәм. Моннан тыш, ул муниципалитетларда хәрбиләргә күрсәтелә торган рухи ярдәмнең дә әһәмиятен ассызыклап үтте. «Чаллыда махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр, аларның гаиләләренең мәнфәгатьләре махсус операция башланганнан бирле алгы планда», – диде ул. 

Шәһәрдә икенче ел инде хәрбиләрнең балалары (500дән артык)  бакчаларга бушлай йөри. 1,5 меңнән артык укучы мәктәптә ике тапкыр бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә. 2000 кешегә җәмәгать транспортында йөрү өчен шәһәр бюджетыннан акча түләнә. Хәрбиләрнең балалары шәһәр яны лагерьларында бушлай ял итә. Шәһәр мэры, хакимият җитәкчеләре хәрбиләрнең яңа туган сабыйларын бала тудыру йортыннан каршы алу тантанасында катнашалар. Һәр балага 100 мең сум акча һәм бүләк бирелә. Наил Мәһдиев: «54 яңа туган сабыйны каршы алдым», – дип өстәде. 
Мэр хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәмнең хакимияттә өстенлекле юнәлеш булуын ассызыклады. «Сугыш шартларында акчаны теге яки бу объектны ремонтлауга экономияләргә була, көтеп торыр. Безнең өчен солдат иминлеге мөһим. Ассызыклыйм: хәрбиләргә ярдәм тулысынча җиңгәнче дәвам итәчәк. Безнең тынычлыкны кулларына корал тотып хәрбиләр саклый. Кирәк булса, аларга ярдәм итү өчен соңгы күлмәкне салып бирербез», – диде мэр. 
Шунысын да әйтик, Чаллы мэры махсус хәрби операция зонасына үзе дә бара. Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән 24 очрашу үткәрде. Очрашуда егетләр үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйлиләр, ярдәм сорыйлар. Аларның гозерләре тиз арада үтәлә. Иртәгә Чаллыдан чираттагы гуманитар йөк озатыла. Шәһәрдән ике ел эчендә махсус хәрби операция зонасына 1100 тонна гуманитар йөк җибәрелде. 

«Авыр вакытта берләшү КАМАЗ, шәһәр төзелеше елларыннан ук килә торган генетик код. Ул буыннардан килә. Яшьләр, хатын-кызлар хәрбиләргә кирәк-яракларны тегәләр, туплыйлар, үзләре үк илтеп тә бирәләр. Чаллыда актив, максатчан, креатив, кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр күп. Аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәк», – диде. 

Наил Гамбәрович район башлыкларына хәрбиләрнең гаиләләрен борчыган мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә кушты. «Хәрбиләр гаиләләре, балалары, туганнары өчен борчылмаска тиешләр», – дип кисәтте ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем