Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Мәгариф учреждениеләрен даими тикшерегез!»

«Балалар бакчалары, мәктәпләр «проходной двор» түгел», - диде ул.

Чаллыда 276 мәгариф учреждениесендә  якынча 75 000 бала укый. Бу хакта хакимияттә узган киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте. 

9нчы сыйныфны тәмамлаган 6593 укучының 40 проценттан артыгы – 10нчы сыйныфка, 56 процентка якыны урта һөнәри белем учреждениеләренә укырга кергән. Барлык мәгариф учреждениеләре куркынычсызлык системасы, махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән. Моның өчен соңгы 5 елда шәһәр бюджетыннан 80 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.  

28 000 бала балалар бакчасына йөри. Җитәкче әйтүенчә, 1,5 яшь һәм аннан зуррак балалар барысы да балалар бакчасы белән тәэмин ителгән.
Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең балаларына ярдәм чаралары дәвам итә. Каникул вакытында 530 укучы мәктәп һәм шәһәр яны лагерьләрендә бушлай ял иткән. Алар мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр ашый, транспортта йөргән өчен бюджеттан  акча түләнә. 

Винер Харисов әйтүенчә, быел шәһәр мәктәпләренә 173 яшь белгеч эшкә килгән, аларның 46сы Россиянең төрле шәһәрләреннән. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны һәм балаларны тукландыруны даими контрольдә тотарга кушты. 

Ул «НЧТС» предприятиесе җитәкчесе Айрат Зәйнуллиннан мәгариф учреждениеләренең җылылык кабул итәргә әзерлеген тикшерүләрен сорады.

«Сентябрьнең 5ендә балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылы биргән вакытлар да булды. Мәгариф учреждениеләре теләсә кайсы вакытта җылы кабул итәргә әзер булырга тиеш», – дип искәртте ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куркынычсызлык мәгариф акция мәктәпкә җыенырга булыш Чаллы мэры