Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев мәгариф хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

«Бүгенге көндә без сезнең хезмәтегез нәтиҗәсен күреп сөенәбез. Чаллының мәгариф системасы Татарстанда һәм Россиядә иң яхшысы», – диде ул.

Чаллы мэры халыкара укытучылар көне уңаеннан бер төркем  мәгариф хезмәткәрләрен тантаналар сараена чакырып бәйрәм белән котлады, дәүләт бүләкләре тапшырды.

 «Тәрбия, бер-береңә хөрмәт, үзара ярдәмләшү – безнең шәһәр тормышының нигезе. Кешеләргә үзенчәлекле рух салу фәкать укытучыларга гына бирелә. Бүгенге көндә без сезнең хезмәтегез нәтиҗәсен күреп сөенәбез. Чаллының мәгариф системасы Татарстанда һәм Россиядә иң яхшысы. Бу бәяне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.  Җир йөзендәге иң яхшы сыйфатлар фәкать укытучыларга гына хас», – диде ул. 

Күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Венера Касыймова, Ирина Мансурова, Ирина Новикова, Андрей Сальников  һәм Гөлзирә Сальникова – Россия Федерациясенең «Мәгариф отличнигы» билгесе, Фәрит Залакаев – Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Наилә Миначова белән Нәфисә Әхмәтшина «Мактаулы остаз» билгесе  белән бүләкләнде. 

Халидә Гаффаровага –  «Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре», Наил Гайнуллин белән Валентина Сайкога – Россия Федерациясенең «Һөнәргә тугрылык» күкрәк билгесе,  Фирдүсә Әюповага, Елена Бадагиевага, Резедә Давлетовага, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы бирелде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көненә Дәүләт бүләкләре Чаллы мэры