Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасында
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасында

Ул хәрбиләргә кирәк әйберләрне кулларына тапшырган.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев тагын махсус хәрби операциядәге ир-егетләр янында. 

"Бүген махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә транспорт чаралары, махсус җиһазлар һәм приборлар тапшырдым", - дип хәбәр итте ул үзенең телеграмм каналында. 

Наил Мәһдиев гуманитар йөк туплауда ярдәм иткән шәһәрдәшләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. 

"Чаллы үз кешеләрен ташламый. Без хәрбиләргә кирәк кадәрле ярдәм итәчәкбез", - ди ул. 

Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


МАХСУС хәрби операция Чаллы мэры #своих не бросаем

Нет комментариев