Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев моряклар белән очрашты

Ул Севастопольдә эшлекле сәфәрдә.

 

Бүген хәрби диңгез флоты көне. Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу көнне ТР Премьер министры урынбасары, республиканың Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле  Равил Әхмәтшин белән бергә Севастопольдә шәһәрне батырларча яклап һәлак булган хәрбиләр истәлегенә төзелгән Мемориалга чәчәкләр салды.

 

Мэр Севастопольгә эшлекле сәфәре турында үзенең телеграмм каналында түбәндәгеләрне сөйләде:

  • "Набережные Челны" корабленең командиры белән очраштым. Кара диңгез флотының үзебез шефлык итә торган хәрби частендә хәрби ант кабул итү тантанасында катнаштым.

Морякларга махсус техника һәм җиһазлар тапшырдым, - ди ул. 

 

Мэр Равил Әхмәтшин белән бергә Кара диңгез флоты командующие Сергей Пинчук белән дә очрашкан. Морякларның тормышы, хезмәте белән танышкан. 
 

"Без киләчәктә дә Кара диңгез флоты белән шефлык элемтәләрен дәвам итәчәкбез", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

 

Фотолар шәһәр мэрының телеграмм каналыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби диңгез флоты көне Чаллы мэры