Чаллы мэры Наил Мәһдиев Пятачок турында: «Аңа республика җитәкчеләре югары бәя бирде»
«Күрше» фестивале кыш көне дә булачак
Татарстан җитәкчелеге «Күрше» халык бәйгесен кыш көне дә уздыру турында карар кабул итте. Бәйгедә физик, юридик затлар, дәүләт һәм муниципаль учрждениеләр катнаша ала. Анда җиңүчеләргә финанс ярдәм күрсәтелә. Үзмәшгульләр – 500 мең сумга кадәр, юридик затлар – 900 мең сумга кадәр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр 1 млн сумга кадәр акчага өметләнә ала.
Җәйге «Күрше» бәйгесендә Чаллыдан 109 кеше катнашты. Аның 9ы җиңде. Алар арасында «Шәһри Чаллыдан» – Пятачок»та бар.
– «Шәһри Чаллы» газетасы КАМАЗ төзелеше елларындагы пятачокны яңартты. Мәдәни, спорт объектлары булмаган вакытларда пятачок кешеләрнең аралашу, очрашу урыны булган. «Шәһри Чаллы» «Күрше» бәйгесендә җиңеп бу проектны быел иҗтимагый киңлекләрдә уздырды. Әлеге проектка республика җитәкчеләре югары бәя бирде. Пятачок халык арасында популяр, – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев пятачок турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев