Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Шәһәрдәшләр Чаллы өчен эшли торган депутатлар өчен тавыш бирер»

Ул гражданлык бурычын үтәде.

Бүген Татарстанда Дәүләт Светына депутатлар сайлау уза. 

Шәһәрдәшләребез әлеге мөһим чарада актив катнаша. 23нче мәктәп бинасында урнашкан сайлау участокларына актив киләләр. Мәктәп укучысы Данил әти-әнисе белән тавыш биргән. Чаллы мэры Наил Мәһдиев аны мактап, егет белән фотога төште. 

Ул үзе дә шул мәктәптә гражданлык бурычын үти. Мэр башта мәктәп президенты сайлауларының барышы белән танышты, аннары үзе тавыш бирде. 

"Һава торышы әйбәт. Бу шәһәрдәшләрнең кәефенә уңай тәэсир итә. Кешеләр сайлау участокларына киләләр. Узган чакырылышта Татарстан Дәүләт Советында Чаллыдан 10 депутат эшләде. Алар өчен безгә оят булмады. Барсы да шәһәрдәшләр мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән социаль проектларны, программаларны тормышка ашыру буенча эшләделәр. 

Бүген дә Чаллы халкы эшли торган депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирер дип ышанам", - дип белдерде ул журналистларга. 

Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары кичке 8гә кадәр эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бөтен гаилә белән сайлыйбыз