Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Ураза бәйрәме белән котлый

Изге Ураза бәйрәме рухи чистарыну, миһербанлы булу, хәерле гамәлләр кылу кебек изге айның төп бурычларын чагылдыра.

Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм.

Ураза бәйрәме һәрберебезне якыннарыбызга игътибарлы булуда, мохтаҗларга ярдәм кулы сузуда берләштерә. Ураза дәвамында Чаллыда күпсанлы ифтарлар үткәрелде, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм ителде. Изге гамәлләр кылган һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм.

Ураза бәйрәме тормышка иминлек китерсен! Кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, гаиләләребез, якыннарыбыз һәм туганнарыбызга иминлек, исәнлек-саулык телим, аларны кайгыртып яшик. Ураза гаете мөбарәк булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай