Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрби диңгез флоты көнендә «Яр Чаллы» ракета катеры экипажы белән очрашты
Хәрбиләргә бүләкләр тапшырды.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Кара диңгез флотына эш визиты белән барды. Ул «Яр Чаллы» ракета катеры экипажы белән очрашты. Мэр бортка менде, корабльне карады, моряклар белән сөйләште. Алар арасында Чаллы егетләре дә бар иде.
Наил Мәһдиев аеруча уңышларга ирешкән хәрбиләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Экипажның 7 кешесе Чаллы мэрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Чаллы мэрының бу визиты тыл белән флотның бердәмлеге, Чаллы халкының Ватанны саклаучыларга карата хөрмәтен күрсәтә.
Фотолар Чаллы мэрының «Вконтакте» битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев