Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мэр Наил Мәһдиев хәрбинең хатынына баласының туу турындагы таныклыгын тапшырды

«Исеме тарихка язылды», – диде ул.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген махсус хәрби операциядәге ир-атның баласын һәм хатынын Кама балалар медицина үзәгеннән өенә озату тантанасында катнашты. 

Римма һәм Андрей Илендеевларның уллары туды. Балага Арсений исеме куштылар. Нәнине  каршы алырга абыйсы Савелий, туганнары килгән иде. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев гаиләне әлеге мөһим вакыйга белән котлады. Нәнине бабасы кулына алды. Наил Гамбәрович сабыйның әнисенә мөрәҗәгать итеп:

«Шундый ир, кияү, абый өчен рәхмәт. Улыгыз туу шатлыгы белән уртаклашырга зур Чаллы гаиләсе белән җыелдык. Савелийның энесе туды. Чаллыда матур традиция бар. Ирләре махсус хәрби операциядә булган әниләрне бала тудыру йортыннан каршы алабыз. Сезгә дә сабыегызның беренче документын тапшырабыз. Ул – Россия Федерациясенең Чаллы шәһәрендә Арсений Андреевич Илендеев туганын раслаучы таныклык. Горур яңгырый!» – диде. 

Мэр Римма ханымга 100 мең сум акча һәм ТР хөкүмәте,  Чаллыдан бүләкләр тапшырды. 

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Чаллы мэры СВО