Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Өстәмә керемнәр булмаса нишләр идек?!»

Узган ел шәһәр бюджеты 22 млрд сумга тулыланган.

Чаллы бюджетын тутыландыруда ТОР (алгарышлы үсеш территорияләре) резидентлары зур роль уйный. Бүген андый предприятиеләрнең саны 50 дип белдерде мэр Наил Мәһдиев. Узган ел алар 400 млн-га якын салым түләгән. 

«Өстәмә керемнәр булмаса, күп кенә сорауларны чишә алмас идек. СВОда катнашучыларның балаларын мәктәптә бушлау ашату, балалар бакчаларына бушлай йөртү, пассажирларны бакчаларга йөртү, автобуслар сатып алу һәм башка күптөрле сораулар өстәмә керем акчаларына башкарыла. ТОР резидентлары түләгән 400 млн пассажир автобусларын дотацияләүгә тотыла. Бу акчалар булмаса нишләр идек?! «Горкоммунхоз» предприятиесе булыр иде микән?», – ди мэр.

Салымнарны вакытында түләгән оешма-предприятиеләргә Наил Мәһдиев рәхмәтен әйтте, бурычлары булганнарга вакытны озакка сузмаска кушты. Узган ел шәһәр бюджеты 22 млрд-ка тулыланды. Аның 10,6 млрд – шәһәрнең үз керемнәре. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев