Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры рәхмәт әйтте

Бәйрәм оештыруга саллы өлеш керткән эшмәкәрләрне мактады.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы Сабан туен 100 мең кеше каравын әйтте.

«Чаллы халкы һәм шәһәребез кунаклары мәйданда барган тамашаны лаеклы бәяләделәр», – диде ул. Мэр бәйрәмнең бәла-казасыз, оешкан төстә узуын билгеләп үтте. Ул бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтте. Саллы өлеш керткән эшмәкәрләргә аеруча рәхмәтен белдерде. 

"Быел милли көрәштә барлыгы 250 спортчы катнашты. Соңгы елларда моның кадәр күп кеше катнашканы булмады. Алар арасында 9 дөнья чемпионы бар иде. Көрәш матур узды. Финалда интрига булды. Иң мөһиме: иң көчле спортчы абсолют батыр исеме алып, тәкә һәм автомобиль белән бүләкләнде. Милли көрәшне оештыручы, ярдәм итүче Чаллының көрәш федерациясенә рәхмәт. Бу федерациягә «Профит» төзелеш компаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов ярдәм итә. Ул яшьләргә дә, спортчыларга да даими булыша. Сабан туенда милли көрәш оешкан төстә, травмаларсыз узды. Көрәш федерациясе милли көрәшне әзерләү, оештыруы, финанслауны тулысынча үз өстенә алды. Сабан туеның приз фондын формалаштыруга өлеш керткән эшмәкәрләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә дә зур рәхмәт. Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин иткән хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә рәхмәт. Сабан туе Чаллы халкының яхшы итеп эшли, лаеклы итеп ял да итә белүне тагын бер кат раслады. Киләчәктә дә бәйрәмнәребезне оешкан төстә, матур итеп уздырыйк", – диде ул. 

Мэр Сабан туена күпмилләтле шәһәр колориты керткән өчен  милл җәмгыятьләргә дә рәхмәт әйтте. 
«Тормыш эштән генә тормый, бәйрәмнәр дә кирәк. Без бәйрәмнәрне үткәрдек һәм үткәрәчәкбез», – диде Наил Гамбәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев