Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Россия Герое Сергей Чебневның әнисен котлады

Шушы көннәрдә Геройның әнисе туган көнен билгеләп үтте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия Герое, махсус хәрби операциядә бурычын үтәгәндә һәлак булган Сергей Чебневның әнисе Ольга Константиновнаны туган көне белән өенә барып котлады.
Очрашу барышында Наил Гамбәрович Ольга Константиновнага чын патриот һәм офицер, илебез һәм Чаллы халкы хәтерендә батырлыгы мәңге саклана торган батыр егет үстергән өчен рәхмәт белдерде. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.
«Язмыш шулай булды. Махсус хәрби операциядә ул улын югалтты. Без Сергей Владимировичның хәрби бурычын лаеклы үтәвен беләбез, ул үзенең егетләрен саклап һәлак булды. Мондый батырлык әнисе Ольга Константиновна биргә тәрбиясез булмас иде. Аның кебек хатын-кызларга илебез таяна. 
Минем өчен Герой әнисе, хөрмәтле һәм яраткан Ольга Константиновнаны туган көне белән котлау зур мәртәбә. Барлык Чаллы халкы исеменнән аңа ныклы сәламәтлек, сабырлык телим. Без аның белән бергә, даими очрашабыз, төрле темаларга сөйләшәбез. Без киләчәктә дә Ольга Константиновнага ярдәм итәчәкбез. Якташыбыз, Герой Сергей Чебнев истәлеге безнең реаль гамәлләрдә саклансын өчен барсын да эшләрбез», – диде Наил Мәһдиев. 


Ул 56нчы мәктәптә ачылачак Сергей Чебнев музееның әзерлеге тәмамланып килүен дә әйтте.
Ольга Чебнева үз чиратында шәһәр җитәкчесенә игътибары, хөрмәте һәм даими ярдәме өчен рәхмәт белдерде. 


Ольга Константиновна Чебнева лаеклы ялга чыкканчы «автокам» пассажир предприятиесендә кондуктор булып эшләде. Шәһәрнең җәмәгать транспорты үсешенә өлеш кертте. 


Сергей Чебнев – подполковник, Россия Федерациясе Герое (һәлак булганнан соң). Махсус хәрби операциядә батырлык күрсәтте. Узган ел 56нчы мәктәп территориясендә Геройның бюсты куелды, ул укыган мәктәптә музей оештырылды. 
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры СВО Россия Герое Сергей Чебнев