Чаллы мэры Россия Героеның әнисен котлады
Ул аңардан мәктәпкә улының исемен бирергә рөхсәт сорады.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия герое Сергей Чебнев гаиләсе белән очрашты.
Ул геройның әнисе Ольга Константиновна белән сеңелесе Еленага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чәчәк бәйләме тапшырды, халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлады.
"Рөстәм Нургалиевич кушуы буенча 56нчы мәктәпкә Россия Герое исемен бирүгә рөхсәт сорадым. Мәктәп территориясенә һәм Җиңү паркының Геройлар аллеясына Сергей Чебневның бюсты да куелачак", - дип хәбәр итте ул үзенең телеграмм каналында.
Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев