Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: “Шәһәр хастаханәләре контроль астында булырга тиеш”

Медицина учреждениеләре контроль астында булачак.

Урамдагы салкын һава торышы тәүлек дәвамында хезмәт күрсәтүче учреждениеләр эшчәнлегендә тискәре чагылырга тиеш түгел. Чаллы мэры Наил Мәһдиев шундый фикердә. Бүген быелның беренче эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе үтте. Мэр шәһәр хастаханәләренең контроль астында булырга тиешлеген ассызыклады. 

-    Биредә операцияләр ясыйлар. Урында ятучылар бар. Балалар туа. Авырулар көн саен килеп тора. Шуңа күрә бөтенесе дә тәртиптә булырга тиеш. Бу ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә дә, 2нче санлы һәм йогышлы авырулар хастаханәләренә дә, бөтен стационарларга да кагыла, - диде Наил Мәһдиев. 

Бүгенге көндә йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт бара. Гыйнвар аенда А блогын кулланылышка тапшырырга планлаштыралар. Февральдә Г блогын төзекләндерүгә керешәчәкләр. Шуңа күрә авыруларны бер блоктан икенче блокка күчергәндә уңайсызлыклар булмаска тиеш диде мэр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә җылыту сезоны