Чаллы мэры сайлады
Ул Чаллы халкына ышаныч белдерде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев 23нче мәктәптә үзенең гражданлык бурычын үтәде.
- 4 млнлы Татарстанда мөһим вакыйга. Бүген Татарстан Рәисен, ТР Дәүләт һәм шәһәр Советы депутатларын сайлыйбыз. Сайлауга күтәренке кәеф белән килдем. Легендар КАМАЗлар шәһәрендә 173 сайлау участогы эшли. Аларда тавыш бирү өчен барлык шартлар тудырылган. Татарстан - Россиянең терәк төбәге, Чаллы - КАМАЗларның ватаны, эре сәнәгать үзәге. Татарстан Рәисен сайлауда катнашу мөһим. Чаллыда 394 меңнән артык кеше сайлау хокукына ия. Аларның тавыш бирүенә күп нәрсә бәйле. Бу сайлауларда тавыш бирү - киләчәгебез, балаларыбызның якты киләчәген кайгырту. Мин 30 ел бергә эшләгән, акыллы, зирәк ТР Рәисенә кандидат өчен тавыш бирдем. Шәһәрдәшләрез дә үзләренең лаеклы кандидатларына ышаныч белдерерләр дип ышанам. Чаллы халкы һәр сайлауда үзенең актив гражданлык позициясен күрсәтә, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев