Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры вәгъдәмдә торам, ди

Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Бу юлы очрашу «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды. Наил Мәһдиев хәрби бурычларын лаеклы үтәүче якташларыбызга рәхмәт әйтте.

«1941 елгы Бөек Ватан сугышы елларында вакыт безнең бабаларыбызны, хәзер махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклау өчен сезне сайлады. Сезне озатканда мин, шәһәр җитәкчесе, запастагы офицер буларак, гаиләләрегезне, әти-әниләрегезне кайгыратабыз дип ышандырган идем. Без сезнең балаларыгызны мәктәптә бушлай ике тапкыр ашатабыз, балалар бакчасына бушлай йөртәбез. Башка төрле ярдәмнәр күрсәтәбез. Махсус хәрби операциядәгеләрне дә онытмыйбыз», – диде ул. 

Мэр полк командирлары белән тыгыз элемтәдә торуларын, хәрбиләргә техника һәм башка кирәк-яракларны җибәреп торуларын да әйтте.

«Без бер үтенечне дә җавапсыз калдырмыйбыз. Предприятие һәм оешмалар, шәһәрдәшләр, эшмәкәрләр ярдәме белән кайбер мәсьәләне шунда ук хәл итәбез, икенчеләрен үтәргә вакыт кирәк була», – дип искәртте. 

Билгеле инде махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган якташларыбыз да бар. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашуның икенче өлеше ябык ишекләр артында дәвам итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция