Чаллы мэры СВО зонасында
Ул хәрбиләргә гуманитар йөк илтеп бирде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Татарстан Премьер-министры Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация составында махсус хәрби операция зонасына барды. Ул хәрбиләр белән очрашты.

«Хәрбиләргә кирәкле ярдәм – материаллар, техника, транспорт, махсус җиһазлар тапшырдык», – дип хәбәр итте ул үзенең телеграмм каналында.
Делегация Курск өлкәсе Курчатов шәһәренә барып, Россия Герое Сергей Чебнев һәйкәленә чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, Чаллы егете Сергей Чебнев 3 полк белән бергә 12 көн дәвамында Курчатов АЭСы ягындагы Малая Локно авылын дошманнардан саклый. Үзенең гомере барәбәренә ул дошманның планнарын җимерә.
«Гуманитар йөк туплауга ярдәм иткән барлык кешеләргә хәрбиләребез исеменнән рәхмәт белдерәм. Бу эш дәвам итәчәк», – дип язды Наил Мәһдиев үзенең социаль челтәрләрендә.
Фото: Наил Мәһдиевның телеграм-каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев