Чаллы мэры: «Трагедия ясарга кирәкми...»
Автобуслар хәрәкәте схемасы буенча проблема хакимият киңәшмәсендә күтәрелде.
Җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы бүген шәһәрдә төп проблемаларның берсе. Халык канәгать түгел. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев шул темага тукталды.
«Маршрут челтәрләренең үзгәреше беркайчан да тып-тын узмый – сораулар уята. Трагедия ясарга кирәкми. Шәһәрдәшләрдән килгән мөрәҗәгатьләрне карарга кирәк», – диде мэр.
1 январьдан шәһәрдә микроавтобуслар йөрүдән туктады. Шәхси эшмәкәрләрнең хакимият белән төзегән килешүләре тәмамланды. Бүгенге көндә Чаллыда 135 зур автобус бар. Кышкы каникуллардан соң 44се проспектларга чыктылар. Аларның хәрәхәт итү схемалары ел башыннан төзелә башлады.
«Схеманы Мәскәүнең фәнни-тикшерү институты ясады. Без транспорт челтәрен беләбез, әмма безнең аны тикшерү вәкаләтләребез юк. Вәзгыятьне исәпкә алып, без үзебез нинди маршрут челтәре булырга тиешлеге турында карар кабул итәргә тиешбез. Барлык мөрәҗәгатьләр кабул ителгәннән соң, шәһәр маршрутларының гомуми схемалары формалаштырылачак һәм агымдагы елның беренче кварталында ахыргы варианты әзер булачак", - диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев