Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Тукай премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллинаны кабул итте

Наил Мәһдиев шагыйрь уңышы белән горурлануын белдерде.

Чаллы мэры  Наил Мәһдиев Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең быелгы лауреаты Лилия Гыйбадуллина белән очрашты.

«Лилия Фәис кызы — талантлы, олы йөрәкле кеше. Аның иҗатын Чаллыдан читтә дә беләләр һәм яраталар. Безнең кешеләрнең Чаллы шәһәрен һәм милли мәдәниятне данлаулары белән горурланам!» – диде ул. 

Шагыйрь үзе шәһәр җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

 

Лилия Гыйбадуллина әйтүенчә, Чаллыда аерым бер әдәби атмосфера барлыкка килгән, ә әдәбиятка һәм язучыларга игътибар биредә – республикада иң яхшысы. Ул үзенең уңышын шәһәрнең бөтен командасының җиңүе дип кабул итә.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты