Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры 11 гаиләне «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләде

Алар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары укытучылар, табиблар, төзүчеләр бар.

«Мастеровые» рус драма театрында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара булды. Чарага күп еллар дәвамында гаилә кыйммәтләрен саклап яшәгән һәм якыннарына үрнәк булган гаиләләр чакырылган иде. 
 Чаллы мэры Наил Мәһдиев аларны бәйрәм белән котлады. Гаиләләрнең Чаллының төп байлык булуын билгеләп үтте. 
«Күпмилләтле Чаллының төп кече гаиләләрдә. Нәкъ менә алар Чаллы, республика, илебез үсеше өчен фундамент салалар. Дистә еллеар дәвамында мәхәббәт, хөрмәт һәм тугрылыкны сакалаган гаиләләргә рәхмәт. Шундый гаиләләр аркасында шәһәребездә игелек, үзара аңлау мохиты хакимлек итә», – диде ул. 
Наил Мәһдиев 11 гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды.  
Бүләкләнүчеләр арасында махсус хәрби операция ветераны Шамил Аюпов гаиләсе дә бар. Хатыны Татьяна белән алар 38 ел гомер итәләр. 2 ул үстергәннәр, хәзер 3 оныкны тәрбияләргә булышалар.
 Геннадий һәм  Жанна Бадыгиннар катыргы-кәгазь комбинатында эшләгәннәр. Аларның гомуми стажы 194 ел. Гаиләдә ике бала үскән. 
Зөлхәбирә һәм Идрис Габитовлар 50 ел гомер итәләр. Идрис Талипович – Татарстанның атказанган энергетигы, Чаллының Мактаулы гражданы. Хатыны төзелеш өлкәсендә эшләгән. Гаиләдә бер кыз үскән. 2 онык бар. 
Вячеслав һәм  Лариса Ракитянскийлар 50 елга якын бергә гомер итәләр.  Вячеслав Григорьевич 50 елдан артык «КАМАЗ» ГАҖендә эшли, хатыны Лариса Павловна 45 елдан артык предприятиенең икътисад департаментында хезмәт куя. Гаилә бал биюләре белән шөгыльләнеп халыкара ярышларның призеры булды.


Рушания һәм Рамил Хәлимовлар сапфир туйларын билгеләп үттеләр. Икесе дә мәгариф системасында эшләделәр. Рамил Марванович – Татарстанның атказанган укытучысы, шәһәр мэры ярдәмчесе, Рушания Хөббәтовна 20 елдан арытк биология укытты. Аларның юылн балалары дәвам итә. 
Бәйрәм киче «Женитьба» спектаклен карау белән тәмамланды.
Фотолар хакимиятнең матбугат хезмәтеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Гаилә көне