Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры вакытлыча ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Наил Мәһдиев һәркайсына кирәк-яраклар белән капчыклар тапшырды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан шәһәрдәшләр белән очрашты. "Мондый чаралар инде традициягә әверелде, 8нче тапкыр оештырыла", - ди ул. Мэр һәр солдатка игътибарлы. Бөтенесе белән дә исәнләшеп чыкты. Борчыган сорауларын да тыңлады.   

“Сезне исән-сау күрүебезгә шатбыз. Гаиләләрегезгә ярдәм итү буенча сүзебездә торабыз. Балалар бакчаларына сабыйларыгыз бушлай йөри, мәктәпләрдә бушлай туклана. Бер бәйрәмнәрдә дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Сез катлаулы миссияне үтисез. Без сезнең өчен бик борчылабыз. Ярты миллион халкы булган шәһәр исеменнән сезгә рәхмәтемне җиткерәм”, - диде мэр.

Хәрби операциядә Мэрс псевдонимы белән хезмәт куючы шәһәрдәш белән аралашу мөмкинлеге туды. Ул: “Вакытлыча ялда булдым, иртәгә юлга кузгалабыз”, - ди.

Һәрбер солдатка шәһәр мэры резина аяк киеме һәм кирәк-яраклар белән капчыгы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция