Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Җылыга түзеп була, салкынга - юк!»

Наил Мәһдиев тагын җылылык темасын кузгатты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев җылыту сезонын сентябрьдә башлауны уңай бәяләде.

«Көннәр салкынайта. Җылыны сентябрьдә биреп дөрес эшләдек. Эссе булса, форточкаларны ачып җилләтергә мөмкин. Салкын булса... Шәһәрдә урында ятучы авырулар, яңа туган балалар бар. Бөтен фатирларда җылы булмаска да мөмкин, һәр очракны урынга барып тикшерегез», – диде ул район башлыкларына, җаваплы җитәкчеләргә. 

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчаларына, хастаханәләргә, мәктәпләргә җылы 23 сентябрьдән бирелә башлады. 30 сентябрьдән - торак йортларга. Бүгенге көндә Чаллының барлык йортларында җылы бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев