Чаллы мэрыннан – мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә бүләкләр
Үзәк районда 390 гаиләгә шундый бүләк тапшырылачак.
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә азык-төлек җыелмасы бүләк итәргә карар кылды.
Үзәк районда 390 гаиләгә шундый бүләк тапшырылачак. Бүгенге көндә аларның 68енә бүләк бирелде инде.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән гаиләләрне район башлыгы Эдуард Фаттахов якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды. «Сезнең ирләрегез һәм әтиләрегез исән-сау килеш, җиңеп кайтсыннар», – диде ул.
Хәрбиләрнең гаиләләре исә хакимият җитәкчеләренә ярдәмнәре һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев