Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэрының яңа ярдәмчесенең ниләр белән шөгыльләнүе билгеле

Бу хакта Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә Илья Зуевны  җитәкчеләргә үзенең ярдәмчесе итеп тәкъдим итте. Башкарма комитет җитәкчесенең элеккеге беренче урынбасары хәзер махсус хәрби операциядән кайткан егетләрне тернәкләндерү мәсьәләләре, шулай ук миграция сәясәте белән шөгыльләнәчәк.

Мэр Зуевның төрле юнәлешләрдә эшләп, җитди тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте.

«Үзен уңай яктан гына күрсәтте. Шәһәр җитәкчелеге алдында яңа бурычлар барлыкка килде. Бу беренче чиратта махсус хәрби операциядән кайтканнарга төрле яклап ярдәм итү. Аларны эшкә урнаштыру, протезлар ясату һәм башка мәсьәләләр. Барлык идарә итү органнарын берләштерүче җаваплылык үзәге булырга тиеш.  Илья Сергеевич миграция мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәчәк. Бүгенге көндә Чаллыда 20 меңнән артык мигрант яши», – диде ул.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры