Чаллы мөселманнары Африка балаларына ифтар ашы уздырган
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мөселманнары Африка балаларына ифтар ашы уздырган

AL MUSAFIR FOND телеграм-каналында видео пәйда булды.

Таҗетдин исемле Чаллы кешесе Рамазан аенда Африка балаларын сөендергән. Ул 100 кешелек ифтар ашы уздырган һәм 100 Коръән китабы тараткан. Әлеге яңалык AL MUSAFIR FOND телеграм-каналында пәйда булды. Шулай ук Роберт һәм Регина исемле шәһәрдәшләрнең дә 200 кешелек ифтар уздыруы билгеле. 

Рамазан аенда кылган изге гамәлләрнең савабы бермә-бер арттырылып языла. Ураза бетүенә санаулы көннәр калды. Изгелек кылырга ашыгыгыз!  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев