Чаллы мөхтәсибәте Донецк һәм Луганск качакларына ярдәм күрсәтте
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мөхтәсибәте Донецк һәм Луганск качакларына ярдәм күрсәтте

Хәйрия ярдәме «Зәкәт» фонды белән берлектә оештырылды.

Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең дәгвәт бүлеге җитәкчесе Инсаф хәзрәт Сәүбанов Донецк һәм Луганскидан килгән 195 качакка юу-юыну әсбаплары тапшырды. Әлеге изге гамәл ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” фонды вәкилләре белән берлектә тормышка ашырылды. 
Исегезгә төшерәбез, Донецк һәм Лугансктан күченеп килергә мәҗбүр булган гаиләләр “КамАЗ” кунакханәсендә һәм “Жемчужина” санаториясендә яшиләр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гуманитар ярдәм

Нет комментариев