Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда театр артистлары паркта бушлай спектакль куя

Эксперимент ничек узар?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга яңа проект тәкъдим итә.

Коллектив  20 июньдә бина янындагы Бибишев исемендәге паркта спектакль күрсәтә. 

«Без ачык һавада Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Диләфрүзгә 4 кияү» комедиясен күрсәтергә җыенабыз.  Бу беренче тәҗрибә. Җиһазланган сәхнәдә уйнау бер хәл. Урамда ничек булыр. Әлегә белмибез. Проект  уңышлы килеп чыкса, киләчәктә ачык һавада спектакльләрне куярга планлаштырабыз», – ди театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов.

«Диләфрүзгә 4 кияү»  музыкаль комедиясендә Илфат Әскәров, Зөлфия Галиуллина, Руслан Ибраһимов кебек талантлы артистлар уйный.

Сүз уңаеннан, бу спектакль сезонның иң популяр тамашасы. «Диләфрүзгә 4 кияү» 29 тапкыр уйналган. Аны 8000 нән артык кеше караган.

Паркта спектакль 19 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олег Кинзягулов Театр мәдәният эксперимент