Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерлары Россия данын яклады

Кемерово шәһәрендә үткән ярышларда Белоруссия, Казахстан, Финляндия илләреннән дә командалар катнашты.

Чаллы спортсменнары 30 сентябрьдән алып 5 октябрьгә кадәр узган Россия пенсионерлары Спартакиадасында катнашты. Татарстан командасында булган 8 спортсменның 3се Чаллыдан. Алар - Ильяс Ихсанов, Әхмәт Нәбиуллин, Владимир Сушко.

Спартакиадада түбәндәге ярышлар каралган иде: ГТО нормалары, эстафета, теннис, коралдан ату, дартс, шахмат, йөзү. Татарстан командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 74 команда арасында безнекеләр 11 урында. Аерым номинацияләрдә: ГТО нормаларында алар – 3нче, йөзүдә 2нче урынны яулады. Ярышларда Белоруссия, Казахстан, Финляндия илләреннән дә спортсменнар катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. 

Тагын бер күрсәткеч, Спартакиаданы ачу тантанасында безнекеләргә "За национальный колорит региона, представленный на параде участников" дигән мактаулы исем бирелде. Чыннан да, алар туган илебезнең бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тәмле ашларын, гомумән, башкалардан аерылып торган колоритын күрсәтә алды. Кайда гына барсалар да, татарстанлылар чәк-чәк алып бара. Спартакиадада да әлеге татлы ризык бердәмлек һәм дуслык символы булды, ди катнашучылар. 

Спортсменнар белән Спартакиадага «Россия Социаль фондының» Чаллы бүлеге җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев та барды. "Безнең өчен бу яхшы чыгыш ясау белән беррәттән менә дигән тәҗрибә дә булды",- дип белдерде ул. «Кемерово шәһәре Чаллыдан ике мең чакырым ераклыкта урнашкан. Поезд белән ике тәүлек бардык. Мин тагын бер кат илебезнең зур һәм гүзәл табигатьле булуына инандым. Кемерово шәһәренә килгәндә, монда да урамнар чиста, газоннар каралган. Төрле тарихи корылмалар белән беррәттән яңалары да төзелеп килә. Әйтүләренә караганда, соңгы 5 елда монда зур үзгәрешләр булган. Шулай да, күмер чыгару сәнәгате үзен сиздерә",- дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Руслан Раифович. 

Сүз уңаеннан, җитәкче үзенең 35 яшьлек туган көнен биредә каршы алды. «Ике мең километр еракта булсам да, бу көнне күңелем туганнарым, дусларым, туган шәһәрем белән булдым. Нинди генә матур шәһәрләр, илләр булмасын, Чаллыда тууым һәм монда гаилә корып яши, эшли алуым белән мин бик бәхетле»,- ди Руслан Шәнгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев