Чаллы пенсионерларын бушка мунча керергә чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерларын бушка мунча керергә чакыралар

Өлкәннәрне 8:00дән 19:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.

Иртәгә, 4 октябрьдә, Чаллыда пенсионерлар өчен мунча көне оештырылачак. Аның кысаларында өлкәннәр Беляев проспектында (8/07) урнашкан шәһәр мунчасында бушка юына алачак. Бу хакта редакциягә “Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе» МАУсе участок башлыгы Рита Лопанова хәбәр итте.

“Шәһәрдәшләрне иртәнге 8:00 дән 19:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкбез. Алар кичке тугызга кадәр гомуми бүлектә юына алачак. Бу мөмкинлектән файдалану өчен үзләре белән пенсия таныклыгын алып килергә тиеш”, - дип белдерде Рита Мансуровна. 

Өлкәннәр декадасы кысаларында Чаллыда мондый чара ел да оештырыла. Шул рәвешле 800дән артык кеше бу көнне бушка мунча кереп китә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев