Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерларының баюы җиткәнме?! Җыйган акчаларын өләшә

Бер ханым 1 миллион сумыннан колак какты.

Чаллыда яшәүче 70 яшьлек пенсионер, телефоннан “брокерлар” белән сөйләшеп, акчасыз калды. Аңа инвестор булырга тәкъдим итәләр. Зур суммалар белән кызыктыралар. Хатын-кыз җыйган 1 миллион сумын берьюлы 4 счётка җибәрә. Берзаман акчасы 200 мең сумга арткан сыман була. Ул Интернетта шәхси кабинетында күренә. Пенсионерда бу, әлбәттә, ышаныч уята. Әмма бу мошенниклар булып чыга. Шәһәрдәшнең 1 миллион сум акчасы да юк, “брокер” да югала.  

Пенсионер хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Мошенникларның Самара, Саратов, Мәскәү өлкәләрендә теркәлгән номерлардан шалтыратуы билгеле. 
Алар хәзер эзләүдә. Тотылган очракта, 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный, дип хәбәр итә Чаллының Эчке эшләр идарәсенең матбугат бүлеге. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять мошенниклар алдау