Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы подъездларына вандаллар ияләшә

Подъездларны инвалид малай боза.

47/27 йортының 9 подъездына “рәссамнар” ияләшкән. Ике як стена граффити белән тулы. Йортта яшәүчеләргә мондый сәнгать төре ошамый. Алар идарә итү компаниясенә дә, хокук сакчыларына да мөрәҗәгать итеп караган. Нәтиҗәсез. Вандаллар иҗат итүен дәвам итә.  

“Импульс” җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Ольга Малышева әлеге проблеманы шәһәр күләмендә күтәреп чыктым ди. Ул вакытта 47/20 йортындагы 5 подъездны да шулай язгалап-сызгалап бетергән булалар. Подъезд урамга ике яктан чыкмалы. Ремонт ясаталар, видеокамералы домофон урнаштыралар. Шунда вандалларның эзенә дә чыгалар.

-    Берсенең кем икәнен дә, кайсы мәктәптә укыганын да беләбез. Граффитилары астында ул “призрак” дип язып калдыра. Корекция мәктәбендә укый. Күзләре белән проблемасы бар. Язма инде, бозма подъездны дигәч, “Миңа ошый, барыбер язачакмын. Сез сәнгатьне аңламыйсыз. Миңа беркем бернәрсә эшләтә алмаячак. Инвалидлыгым бар” ди, - дип сөйләде Ольга Малышева. 

Әлеге егетнең граффитиларны 2 дусты белән төшерүе билгеле. 47/20 йорты подъездында камера төшермәгән урыннарны тагын язып бетергәннәр. 47/27 йортының 9 подъездында да шул ук хәл. Йорттта яшәүчеләр балалары өчен курка. Яшьләр подъездда җыелып, исерткеч эчемлекләр кулланалар, үз йомышларын үтиләр дип зарлана алар. Алар ишекнең берсен ачмаслык итеп ябып куюны сорый. 

-    Подъезның бер ишеген ябу өчен йортта яшәүчеләрнең күбесе риза булырга тиеш. Моны гомуми җыелыш протоколы аша раслау шарт. 47/27 йортында 19 подъезд бар. Янгын була калса, 9 подъезд чыгу юлы булып тора. Ишекне ябып куярга, гадәттә, рөхсәт итмиләр. Граффитиларга килгәндә, җәйгә таба ремонт ясаячакбыз. Хәзер суык – буяу кубачак. Әлеге проблеманы контрольдә тотачакбыз, - диде “Паритет” идарә итү компаниясенең халык белән эшләү буенча директор урынбасары Наталья Коротаева. 

Әлеге проблема буенча юрист Илнар Сафин белән дә сөйләштек. 

- Балигъ булмаган балалар өчен ата-аналары, опекага алучылар җаваплы. Бу очракта салынган зыян күләмен исәпләп чыгарырга кирәк. Соңыннан претензия язып, судка мөрәҗәгать итеп була, - дип сөйләде Илнар Сафин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев