Чаллы подъездында атыш оештырганнар
Зыян күрүче бар.
Виктор Поляков урамында урнашкан йортларның берсендә төнге атыш була. 2 ир-ат арасында тавыш-гауга килеп чыга. Берсе исерек була. Көндәшен егытып, ул пистолет белән яный. Начар сүзләр әйтә. Янында торучы ир-ат, коткару максаты белән, пистолетлы ир-атны этеп җибәрә. Әмма тегесе утлы коралыннан атырга өлгерә. Пуля коткаручының йөзенә килеп эләгә. Бәхеткә, зыян күрүче исән.
Әлеге факт буенча суд утырышы булды. Пистолеттан аткан ир-ат гаебен танымады. Үтерү теләге булмады дип җавап биргән. Аны 1 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев