Яңалыклар тасмасы

Чаллы полициясе трамвайга тагылып йөргән укучыларны ачыклады

Аларның ата-аналарын җаваплылыкка тарттылар

Чаллыда «зацепинг» (транспортка тагылып йөрү) белән мавыгучы 12 яшьтән 15 яшькә кадәрге дүрт укучының ата-анасы җаваплылыкка тартылды.

Бу җәйнең июненнән сентябрьгә кадәр ике үсмер трамвайның арткы ягына тагылып йөргән. Тагын икесе социаль челтәрләр өчен «текә контент» төшерү белән шөгыльләнгән: берсе автобуска тагылып барырга маташкан, ә икенчесе бу куркыныч мизгелне видеога төшергән. Бәхеткә, җәмәгать транспорты йөртүчесе моны күреп алып, вакытында туктаткан.

 Яшь «зацеперлар» һәм аларның законлы вәкилләре балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәгә чакырылды. Анда алар белән мондый гамәлләрнең куркынычлыгы һәм юл куйгысызлыгы турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Үсмерләрнең ата-аналарына карата балаларны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының (КоАП) 5.35 маддәсе нигезендә административ материаллар төзелде.


Нет комментариев