Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиесе Луганск республикасы халкына су савытлары җибәрде

Компания директоры Эдуард Нургалиев әлеге гуманитар ярдәм азат ителгән территорияләрдә су китерү проблемасын хәл итәр һәм Рубежное шәһәрендә яшәүчеләрнең тормышын җиңеләйтер дип өметләнә.

Татарстан  азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә  чираттагы гуманитар йөк колоннасын озатты. Барлыгы 95 тонна кирәк-ярак тупланган.

Колоннадагы иң  кирәк әйберләрнең берсе – Рубежное шәһәрендә яшәүчеләр өчен су савытлары. Чаллының «Пласт Инжиниринг» компаниясе 300 л һәм 500 л күләмендәге 40 савыт тапшырды. Махсус хәрби операция башланганнан бирле компания 70 л, 300 л һәм 500 л күләмендәге су өчен 120 савыт, шулай ук бу шешәләрне йөртергә уңайлы махсус җайланмалар – водороллерлар җибәрә. «Пласт Инжиниринг» директоры Эдуард Нургалиев әлеге гуманитар ярдәм азат ителгән территорияләрдә су китерү проблемасын хәл итәр һәм Рубежное шәһәрендә яшәүчеләрнең тормышын җиңеләйтер дип өметләнә. 

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин гуманитар йөк  формалаштыруда актив катнашкан өчен Эдуард Нургалиевка рәхмәт белдерде: «Сезнең ныклы гражданлык позициягез, җаваплылыгыгыз һәм шәхси кызыксынуыгыз безнең алда торган бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә», – диде ул. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм махсус хәрби операцмя