Чаллы проспектларына зур автобуслар чыгачак
Бу хакта шәһәр башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ниһаять, Чаллы халкының хыялы тормышка аша. Шәһәрдә җәмәгать транспорты мәсьәләсенә ныклап тотындылар. Чаллы хакимияте 300 млн. сумга “КАМАЗ” предприятесеннән 24 зур автобус сатып ала. Автобуслар зәңгәр төстә, 2023 елгы. GPS / ГЛОНАСС мониторинг системасы белән җиһазландырылган, 111 пассажирга исәпләнгән. Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен дә уңайлы булачак. Автобуска кергәндә механик аппарель урнаштырылган. Салонда инвалид коляскаларны бәйләп кую мөмкинлеге бар.
Аукцион буенча җәмәгать транспортларын 15 апрельга кадәр тапшыру планлаштырыла. Әмма шәһәр хакимияте "КАМАЗ" заводы җитәкчелеге белән автобусларны иртәрәк бирү турында сөйләшкән.
Исегезгә төшерәбез, Чаллыда муниципаль транспорт предприятиесе төзеләчәк. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев март аенда хәбәр итте (моннан укый аласыз)
Чаллы халкы социаль челтәрләрдә "газельләр санын арттырыргамы әллә зур автобуслар кирәкме?" дигән сораштыру үткәргән иде. Күбесе зур автобуслар яклы булды (моннан укыгыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев